Тормыш шартлары сыйфатының югары стандартларына ирешүгә чираттагы адым 29.05.2015

2015 елның 29 мае, җомга
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларына керешкән чорда Айрат Хәйруллин үзенең чыгышында шәһәр һәм район үсешендә булган берничә мөһим юнәлешне билгеләп киткән иде. Мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләре белән беррәттән торак-коммуналь хуҗалыктагы күп кенә мәсьәләләрне уңай чишү алымнарын да күтәреп чыкты ул. Алга таба коммуналь хуҗалыклар белән беррәттән ОДН югары булган йортларда бу күрсәткечне киметү өстендә зур эш башкарылды. Айрат Хәйруллинда шәһәрдән чүпне тарасыз чыгару ысулы борчу уятты. Халыкка тиешле шартлар тудырып, ишегалларына чүп контейнерлары урнаштыру – тәп мәсьәләләрнең берсе, дип билгеләде ул.

Контейнер кую өчен махсус мәйданчыклар икенче, өченче һәм дүртенче микрорайоннарда булдырылып, барлыгы 114 контейнер урнаштырылды. Чүп ташу машинасы билгеле бер вакытта килсә, халык евроконтейнерларга чүпне тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында ташлый ала.

-​ Бик уңайлы. Элек бардакбулды. Ишегалды чүп өеме белән тулып ята иде. Мондый контейнерларны күптән урнаштырырга кирәк булгандыр, - ди ирле-хатынлы Виталий һәм Нина Якуниннар.

Шәһәр һәм район җитәкчелеге тырышлыгы һәм “Татнефть”нең финанс ярдәме белән быел 504 контейнер урнаштырылды. Кызганычка каршы, Җәлил урамындагы 27 нче йортта яшәүчеләр әлеге яктан теләктәшлек күрсәтмиләр. Югыйсә, чисталыкны барыбыз да ярата.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International