Эшлекле дүшәмбе

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәһәр активы белән планерка уздырды. Көнүзәк булып торган беренче мәсьәлә, авыл җирлекләрендә узган халыктан үзара салым җыю буенча референдум иде. Референдумда 15821 кеше катнашкан, бу авыл җирлекләрендә яшәүчелрнең 72 процентын тәшкил итә. Айрат Хәйруллин җаваплы кешеләргә халык арсында күбрәк аңлату эшләре алып бару, башкарылган эшләр буенча кызыклы информацион стендлар ясау кирәклеген ассызыклады.

Башкарма комитет җитәкчесе Резеда Зәһретдинова 2015 елда балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру, сәламәтләндерү, мәшгульлеге буенча доклад ясады.

“Әлмәтнефть” идарәсе җитәкчесенең капиталь төзелеш буенча урынбасары Шамил Закиров “Татнефть” ААҖ исеменнән муниципаль берәмлеккә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең балалары өчен 361 717 мең сумлык сертификат тапшырды.

Планерка ахырында атналык эш планы билгеләнде.

ӘМР башлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International