Айрат Хәйруллин авыл җирлекләрендә узган референдум барышы белән танышты

2015 елның 24 мае, якшәмбе
Бүген Әлмәт муниципаль районы авылы җирлекләрендә халыктан үзара салым акчаларын җыю буенча референдум узды. Мондый практика Советлар Союзы чорларында ук булган. Авыл җирләрендәге проблемаларны хәл итүнең нәтиҗәле юлы буларак, үзара салым акчасы җыю системасы Татарстанда 3 ел элек кертелде.

2014 ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт районында халыктан җыелган 4943890 сум акчага, дәүләттән 19227600 сум өстәлгән. Әлеге барлык средстволар да авылда яшәүчеләрнең тормыш- көнкүреш шартларын яхшыртуга исраф ителә.

Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин Миннебай авылында һәм станциядә булып референдум барышы белән танышты. Ул 2014 елда халыктан җыелган акчага төзелгән объектларны карады.

Референдум алдыннан җитәкчеләр халыкка җыелган средстволарның кайда һәм ничек тотылачагы турында аңлаттылар.

“Иң мөһиме, авыл кешеләре үзләре җыйган акчага ниләр эшләнүен һәм быелгысына ниләр планлаштырылуын белергә тиешләр. Күпчелек тәкъдимнәр аларның үзләреннән керсен иде. Бу эштә бергәлек кирәк, халыкның ихтыяҗы беренче чиратта исәпкә алынырга тиеш,”- дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.

Ул җаваплы кешеләргә фотолар белән информацион стендлар ясап, аларны мәктәп, клуб, кибетләргә урнаштырырга кушты.

Миннебай станциясендә үзара салым җыю һәм дәүләттән бирелгән средстволар белән бергә 2014 елда 515 мең сум акча җыелган. Әлеге акчаларга Вокзал, Лесная урамнарына вак таш җәелгән.

Аннары Айрат Хәйруллин Миннебай авылында булды. Биредә авыл кешеләре 200 мең сум җыйганнар, шуңарга дәүләттән 800 мең сум өстәлгән. Средстволарны Речная һәм Ф.Кәрими урамнарындагы күперләрне ремонтлауга тотачаклар.

Авыл җирлекләренең социаль инфраструктурасын үстерү бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, 15 сәгатькә Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләрнең 52 проценты референдумда катнашкан.

ӘМР башлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International