Татарстанда 851,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

2015 елның 23 мае, шимбә
Төзелеш буенча республикакүләм киңәшмәне видеоконференция режимында Рөстәм Миңнеханов үткәрде

ТР Дәүләт торак инспекциясе оператив мәгълүматларына караганда, 2015 ел башыннан республикада 18 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 419 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 9 млн 364 мең сум тәшкил иткән 297 карар чыгарылган.

Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2015 елның 22 маена республикада 851,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча 348 фатирга исәпләнгән гомуми мәйданы 19,1 мең квадрат метр тәшкил иткән 32 йорт сафка бастырылган. Программа нигезендә төзелә торган объектларның 81ендә әзерлек дәрәҗәсе югары санала, 24ендә - уртача, ә 11ендә - түбән.

Арендалы торакка килгәндә исә, 2015 елда гомуми мйданы 71 мең 399 кв метр тәшкил иткән 21 торак йорт төзү ниятләнә. Бүгенгә мәйданы 8 мең 119,8 кв метр тәшкил иткән 2 йорт сафка бастырылган.

Ятим һәм ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларның торакка хокукларын тормышка ашыру программасы буенча 2015 елда 331 ятим фатир белән тәэмин ителергә тиеш. ТР мәгариф һәм фән министры 331 ятим балага исәпләнгән реестрны раслап, махсус торак фондын формалаштыру өчен, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына юллаган. 2015 елның 8 маенда ятим балаларга бирү өчен торак биналарны сату-алу дәүләт контрактын төзү хокукына конкурс игълан ителгән.

Ирек Фәйзуллин 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетында 5 һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен 128 млн 101 мең сум акча каралуны хәбәр итте. 22 майга 45 сертификат рәсмиләштерелгән. Бюджет акчаларын тулысынча һәм вакытында үзләштерү максатларында, муниципаль районнарга рәсмиләштерелгән сертификатларны тормышка ашыру буенча Дәүләт торак фонды белән эшне активлаштыру зарур.

Ирек Фәйзуллин искәртеп узганча, ТРның Лаеш муниципаль районының Каип авылында бүген, тантаналы рәвештә, клуб ачыла.

Республика киңәшмәсе барышында ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.


«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International