Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә бүген “Татнефть” ААҖ Директорлар советы утырышы булды.
Анда «Татнефть» ААҖ нең агымдагы елның 4 аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм июньгә бюджет расланды. 2015 елның беренче кварталына компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча фикерләштеләр.
Агымдагы елның өч аенда «Татнефть» ААҖ нефть ятмаларыннан 6 млн 495 мең тонна нефть чыгарылган, б, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 0,7 процентка күп. Әшәлче нефть ятмаларыннан 74 мең тонна югары үзле нефть табылган.