Әлмәттә соңгы кыңгырау шылтырады

2015 елның 22 мае, җомга
Бүген мәктәп тәмамлаучылар өчен бәйрәм – соңгы кыңгырау көне. Әлмәт мәктәпләрен 1137 укучы тәмамлап зур тормышка аяк баса.

Бүген барлык мәктәпләрдә дә тантаналы чаралар үтте. ӘМР башкарма комитеты башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәттәге 2нче лицейда булды. Быел аны 78 бала тәмамлый. Айрат Хәйруллин 20нче чыгарылышын үткәрүче лицейның республикада гына түгел, Россия Федерациясе күләмендә дә хаклы рәвештә иң яхшы белем йортлары исәбенә керүен билгеләп үтте. Ул чыгарыш сыйныф укучыларына БДИны уңышлы тапшырырга, дөрес профессия сайлап, илгә файдалы кешеләр булырга дип теләк белдерде.

Матур традицияне дәвам итеп, укучыларны котларга шефлар һәм спонсорлар да килгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International