Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Алексей Песошин: “Соңгы нәтиҗә суга батып үлүчеләрнең саны кимү булырга тиеш”
2015 елның 22 мае, җомга
Ел саен Татарстан сулыкларында 60тан 150гә кадәр кеше батып үлә. Былтыр җәен генә дә суда 68 кешенең гомере өзелгән, алардан 9ы – балалар. Әлеге фаҗигаләрнең барысы да җиһазландырылмаган ял итү урыннарында килеп чыккан. Бүген республикада мондый 179 урын бар һәм нибары 37 пляж тиешле таләпләргә җавап бирә.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган ТРда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышында ТРның аз сыйдырышлы суднолар буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Регина Гаязова шул хакта хәбәр итте. Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, комиссия рәисе Алексей Песошин үткәрде. Анда ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнашты.
Регина Гаязова китергән мәгълүматларга караганда, республиканың кайбер муниципаль районнарында пляжларга аеруча зур кытлык күзәтелә. Мисалга, Минзәлә районындагы 23 ял итү урынының 1се генә пляж, Тукай районындагы 20 ял урынының нибары 2се генә җиһазландырылган. Әгерҗе, Зәй, Менделеевск, Актаныш районнарында исә тиешле таләпләргә туры килә торган пляжлар бөтенләй юк.
Шул рәвешле, бүген ТРның Минзәлә, Тукай, Әгерҗе, шулай ук Лаеш районнарында мобиль коткару бүлекчәләре булдыру зарур, дип билгеләп узды чыгыш ясаучы. Шул ук вакытта ул уңай мисалларга игътибар юнәлтеп, бәхеткә, былтыр Әтнә, Кайбыч, Алексеевск, Яңа Чишмә, Апас районнарында суга батып үлүчеләрнең булмавы турында әйтте.
Агымдагы елның маенда исә Югары Ослан, Нурлат, Сарман һәм Әгерҗе районнарында суга бату белән бәйле 1әр очрак теркәлгән. Нәтиҗәдә, 5 кеше үлгән. Фаҗигагә китергән төп сәбәп – җиһазландырылмаган урыннарда су керү, шулай ук исерек килеш балык тоту.
Регина Гаязова сүзләренә караганда, республикада көн саен кешеләр күпләп ял итә һәм су коена торган урыннар тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җитешсезлекләр ачыкланып, муниципаль берәмлекләргә тиешле чаралар күрүне сорап хатлар җибәрелә.
ТРның аз сыйдырышлы суднолар буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары хәбәр иткәнчә, күпләп ял итү урыннарында, пляжларда спорт осталары, Бөтенроссия суда коткару җәмгыяте вәкилләре, волонтерлар катнашында “Йөзәргә өйрән” акциясе уздырылачак. Аны үткәргәндә, балалар аудиториясенә аерым игътибар бирү күздә тотыла. Чыгыш ясаучы җәйге каникуллар чорында суга якын урында урнашкан балалар лагерьларында куркынычсызлык тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклап, ТРда мондый 64 лагерь булуы, шуның 11ендә су керү оештырылуы турында әйтте.
Утырышта пляжларның санитар торышы һәм сулыкларның коенуга яраклыгы турында Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Имамов бәян итте. Аның сүзләренчә, быел республикада кешеләр күпләп ял итә торган 16 урын, аерым алганда, Казандагы 5, Түбән Камадагы 6, Яшел Үзәндәге, Әлмәттәге, Алабугадагы, Яр Чаллыдагы һәм Мамадыштагы 1шәр пляж эшләр дип көтелә.
Пляж хуҗалары коену сезоны башланганчы да, сезон вакытында да суның лаборатор контролен тормышка ашырырга бурычлы. Бу төр ял урыннары функциональ өлешләргә – ял, спорт, балалар зоналарына бүленергә, медицина пунктлары, эчә торган су, бәдрәфләр, чүп контейнерлары белән тәэмин ителергә тиеш. Биредәге су объектлары кешеләр сәламәтлегенә куркыныч тудырса, суга керүне чикләү яки бөтенләй туктатуга юнәлтелгән чаралар күрелергә, шул исәптән су коену ярамау турындагы кисәтү аншлаглары урнаштырылырга, тиеш.
Алмаз Имамов искәртеп узганча, рөхсәт ителмәгән урыннарда су керү куркыныч, чөнки су аша йогышлы, шул исәптән дизентерия, сальмонеллез, полиомиелит, гепатит А, холера, корсак тифы һ.б. авырулар йогу куркынычы бар.
Алексей Песошин, үз чиратында, гражданнарның суда куркынычсызлыгы өчен төп җаваплылылык муниципаль хакимият җилкәсендә булуын искәртте. Аның сүзләренчә, муниципалитетларның бурычларына кешеләрнең күпләп ял итүенә шартлар тудыру һәм ял урыннарын тиешле таләпләргә туры китереп оештыру керә. Боларның барысы да 131нче федераль законда язылган, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министрының беренче урынбасары. Моннан тыш, ТР Хөкүмәте ел саен күпләп ял итү урыннарында, су объектларында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү турындагы карар кабул итә. Ул кешеләрнең ялын оештыруга өстәмә чаралар системасын чагылдыра. Боларның барысы да җитешсезлекләрне ачыклап, аларны вакытында бетерүгә юнәлтелә, дип өстәде ул.
“Ничек кенә булмасын, һәрвакыт соңгы нәтиҗә була. Бу очракта исә соңгы нәтиҗә суга батып үлүчеләрнең саны кимү булырга тиеш”, – диде Алексей Песошин.
Ул былтыр кешеләрнең суга батып үлү очраклары теркәлгән Казан, Зәй, Минзәлә, Чистай Башкарма комитетларына мөрәҗәгать итеп, киләчәктә, бу төр фаҗигаләрне булдырмас өчен, халык иминлеген тәэмин итүгә бәйле РФ һәм РТ законнарын төгәл үтәүне таләп итте.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз