Әлмәттә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иттеләр

2015 елның 9 мае, шимбә
Россия халкы өчен иң шатлыклы һәм сагышлы бәйрәм – 9 Май иртәсе нефтьчеләр башкаласында да күп төрле чаралардан башанып китте. “Мәңгелек ут” мемориаль комплексында шушы көннәрдә генә ачылган “Сугыш чоры балаларына. Тыл хезмәтчәннәренә”, “Әлмәт районы Геройларына” һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Көн яңгырлы булуга карамастан Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, нефтьчеләр башкаласының Ленин урамыннан башланган театральләштерелгән тамашаны карарга халык шактый җыелды.

Аны “Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясендә катнашучылар башлап җибәрде. Мәктәп укучылары, студентлар, шәһәр халкы үз гаиләләреннән сугышта катнашкан туганнарның портретларын тотып, Җиңү бәйрәме уздырылачак мәйданга юл алды.

Тамаша вакытында Бөек Ватан сугышының мөһим чорлары чагылыш тапты: 1941 елгы Сабантуй, сугыш игълан ителү, халыкның яуга китүе,Сталинград, Брест крепосте өчен сугышлар, Курск дугасы, тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте һәм көтеп алынган Җиңү көне.

Үзәк урамнан хәрби техника, легендар “Победа” машинасы, Зис, Виллис, “Катюша” җайланмасы, БТР һәм зенит пушкасы да узды.Тамаша ат-спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр һәм кадетлар чыгышы белән тәмамланды.
Көндезге сәгать 10 да Нефтьчеләр мәйданынаБөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы парад башланды. Быел беренче тапкыр Нефтьчеләр мәйданында Мәскәүдәге Җиңү парадын һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлавын карау мөмкинлеге булдырылды. Тантананы ачыпӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин илебезгә җиңү алып килгән каһарманнарны, ветераннарга яшь буын исеменән чиксез рәхмәт сүзләре әйтеп бәйрәм белән тәбрикләде.

Парадта запастагы хәрбиләр, Әфган һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, запастагы морякларның “Фарватер”, яшьләрнең “Эдельвейс” клублары вәкилләре, мәктәп укучылары, шәһәрдәге югары һәм махсус урта белем бирү йортлары студентлары катнашты. Аларны сугыш елы техникасы парады алыштырды.

Әлмәтлеләрне “Союз ТМА-15М” космик корабы экипажы да Җиңү бәйрәме белән тәбрик итте.

Көн дәвамында барган чаралар бәйрәм салюты белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International