Айрат Хәйруллин Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды

2015 елның 9 мае, шимбә
Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары Әлмәттә Билгесез солдат һәйкәле урнашкан мемориаль үзәктән башланып китте.

Әлмәт муниципаль районыБашкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, район җитәкчелеге, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, оешма-предприятие вәкилләре яу кырында ятып калган якташлар хөрмәтенә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Әлмәт һәм Акташ район комиссариаты тарафыннан Бөек Ватан сугышына 18 640 кеше алына. Шуларның 10 131 е туган якларына исән-сау әйләнеп кайта, 8 521 әлмәтле яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Сугыш чоры хатирәләрен йөрәкләрендә саклаган һәм орден-медальләрендә йөрткән ветераннар Билгесез солдат һәйкәле янында сугышчан дусларын искә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International