Айрат Хәйруллин видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә катнашты

2015 елның 8 мае, җомга
Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә катнашты. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында торакларны сафка кертү, юлларны төзү программасын гамәлгә ашыру, язгы кыр эшләре мәсьәләләре буенча гадәттәге республика киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.

Чара видеоконференция режимында Татарстанның бөтен муниципаль районнары белән уздырылды.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 8 май көненә Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча республикада 193 ветеран өчен 37 йорт төзелеше дәвам итә.

2015 елда арендалы торакны төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 71 меү 399 кв. метр булган торак йортлар төзелеше планлаштырылган. Бүгенге көнгә гомуми мәйданы 8 меү 119,8 кв. метр булган 2 йорт сафка кертелгән.

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 18,7 меү кв. метр тәшкил иткән 30 йорт сафка кертелгән. Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы кысаларында республика бюджетында 50 млн. сум каралган. Хәзерге вакытта 2011 – 2015 елларга «Жилище» федераль максатчан программасы кысаларында аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү эше алып барыла. 2015 елда чараларны финанслауның контроль саннары – 64 млн. 594 меү сум. Татарстан Республикасы буенча 2015 елда программага 393 гаилә кертелгән.

“Авыл клублары” программасы буенча 2015 елда бөтен 42 төзелеш объектында эшләр оештырылган. Казандагы “Полимер” мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә универсаль спорт мәйданчыкларын төзү программасы буенча 2015 елда эшләр 27 муниципаль берәмлектәге 87 объектта башланган (барлыгы - 162). Калганнарында кишәрлекләрне чистарту һәм төзелешкә әзерлек эшләре алып барыла.

“Беренчел медик-санитар ярдәм” өлкәсендә сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы буенча 2015 елда модуль фельдшер-акушерлык пунктлары өчен 43 муниципаль берәмлектә 60 нигез җыелган, 26 муниципаль берәмлектәге мәйданчыкларга 33 модуль китерелгән, 29 ФАП төзелеше тәмамланган.

Полиция вәкаләтле участок хезмәткәрләрен административ-торак белән тәэмин итү өчен республиканыү 17 муниципаль берәмлегендә 38 объект төзелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International