Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чараларын уздырганнан соң да ветераннар белән эшне дәвам итәргә кирәк. Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында әйтте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Ул Татарстанның барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә рәвешендә уздырылды.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия халкы үзенең күп гасырлык тарихында бик зур сынаулар узган. Әмма Бөек Ватан сугышы корбаннары саны һәм җимерекләр дәрәҗәсе буенча иң киң күләмлесе булган, диде ул. «Шуңа да безнең Җиңү кадерле. Кешелекне саклап калу бәрабәренә кылынган бу батырлык үлемсез. Җиңү җиңел бирелмәгән. Безнең республикадан гына фронтка 700 меңләп кеше киткән, һәр икенчесе һәлак булган. Үз-үзен корбан итеп, безнең иреккә һәм бәйсезлеккә хокукыбызны яклап калганнар алдында баш иябез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлекнең нигезе итеп яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүне атады. Яшь буынның аңына тәэсир итүнең яңа рәвешләрен эзләргә кирәк, диде ул.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев чыгыш ясады. Ул оештыру комитеты әгъзаларын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле чараларны уздыру буенча оештыру йомгаклары белән таныштырды.
Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, 2015 елның 1 маена булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 72 мең 723 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Һәрберсе өчен махсус социаль паспорт әзерләнгән, диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, бу аларның социаль-көнкүреш, медицина һәм торак шартларын яхшыртырга ярдәм итә. 2015 елның беренче кварталында 15 меңгә якын олы яшьтәге гражданга һәм инвалидка өендә килеш социаль ярдәм күрсәтелгән, шулардан 4 мең 692се – ветеран һәм аларның тол хатыннары», - дип ачыклык кертте Васил Шәйхразиев. 243 сугыш ветераны интернат йортларда яши, алар аерым контрольда.
2015 елның беренче кварталында 62 сугышта катнашучыга социаль-курорт дәвалануга юлламалар бирелгән.
Докладчы билгеләп үткәнчә, бүгенгә «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы» юбилей медале 74 мең 420 кешегә тапшырылган. Моннан тыш, Васил Шәйхразиев Бөек Ватан сугышында катнашучыларны барлык федераль һәм региональ ташламалар белән тәэмин итү турында сөйләде. Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары республика яшьләрен хәрби-патриотик тәрбияләү турында да мәгълүмат бирде.
КФУ ректоры Илшат Гафуров та бу теманы җентекләп чагылдырды.
Татарстан Республикасы ветераннар берлеге рәисе Әхәт Юлашев билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле барлык чаралар Татарстанда үз вакытында гамәлгә ашырылган.