Эшлекле дүшәмбе

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Бүген башкарма комитетта эшлекле дүшәмбе узды. Аны башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин уздырды. Киңәшмә барышында узган атнада башкарылган эшләргә анализ ясалды.

Планерканы ачып, Айрат Хәйруллин Әлмәттә яшәп иҗат итүче Клара Булатованың Г.Тукай премиясенә лаек булуын хәбәр итте һәм кул чабулар белән аны тәбрик иттеләр.

Бу атнада узган иң мөһим чараларның берсе - гомумшәһәр өмәсе. Әлмәт шәһәре башкарма комитет җитәкчесе Николай Богданчиков биргән мәгълүматларга караганда, өмәдә 20000 нән артык кеше катнашкан, 258 берәмлек техника кулланылган. Агымдагы елда Әлмәт һәм Кәләй урманчылыгы тарафыннан 28000 агач үсентесе утыртылган.

Эшлекле киңәшмәдә торак –коммуналь хуҗалыкка кагылышлы проблемалар да чагылыш тапты. Координацион совет карары нигезендә төзелгән эшче төркем гомуми йорт ихтыяҗларына тотылучы күрсәткечләре тиешле саннардан 20 процентка арткан йортларны, шулай ук счетчик буенча “0” күрсәткече биргән фатирларны тикшерә.

Айрат Хәйруллин бу юнәлештә системалы эш дәвам итәчәк дип белдерде.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International