Татарстан Республикасында 2015 елның 24 апреленә 691,6 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов алып барды. Анда ,шулай ук, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 24 апрельгә социаль ипотека программасы буенча 337 фатирлы 27 йортта 18,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча төзелеп килүче объектлардан 74 объект әзер диярлек; 25 объект уртача әзерлектә; 11 объектта эшләр бик күп әле; 8 объект төзелә башламаган.
2015 елда аренда торагы төзү программасы кысаларында 71 мең 399 кв. метр мәйданлы 21 торак йорт кору планлаштырыла. Бүгенгә 8 мең 119,8 кв. метр мәйданлы 2 йорт эксплуатациягә кертелгән.
Республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча193 ветеран өчен 37 йорт төзелә. Шулардан 8 объект әзер диярлек; 10 объект уртача әзерлектә; 19 объектта эшләр күп әле.
Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, Татарстан Республикасындв яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетында 50 млн. сум каралган.