Әлмәттә гомуми шәһәр өмәсе уза

2015 елның 25 апреле, шимбә
Бүген Әлмәттә экологик икеайлык кысаларында гомумшәһәр өмәсе һәм “Бердәм агач утырту” көне уза. Бәйрәмгә шәһәр урамнарында чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен , эш кораллары белән коралланып оешма һәм предприятие җитәкчеләре, студентлар һәм мәктәп укучылары, шәһәр кешеләре өмәгә чыктылар.

Башкарма комитет җитәкчесе инициативасы буенча, шәһәр чиновникларына аеруча проблемалы участоклар бүленде. Совет һәм башкарма комитет аппраты коллективы, Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә Экология, Торак –коммуналь хуҗалык департаменты хезмәткәрләре белән берлектә Шевченко урамы 1, 3 һәм 5 нче йортларда урнашкан тулай торак территорияләрендә эшләделәр. Биредән зур күләмдә төзелеш чүп-чарын чыгарырга кирәк иде. Эшне җиңеләйтү өчен “Ямашнефть” һәм “Автомобиль юллары” идарәсе махсус техника бирде. Өмәгә чыгучылар өчен эш шартларыннан тыш тавыш көчәйткечләрдән агылган музыканы тыңлап кайнар чәй эчеп алу мөмкинлеге дә булдырылды. Өмәдә әлеге территориядә яшәүчеләрнең катнашуы да игътибарга лаек.

Җыештыру эшләре тәмамлангач, гаражлар янындагы территорияләргә агачлар утыртырга хәл иттеләр. Элеге эш бөтен шәһәр күләмендә алып барыла, шәһәр, шәһәрдән читтә агач утыртырга теләүчеләрдән дә заявкалар кабул итлә. Яз айларында Әлмәттә 16 мең агач утырту планлаштырыла.

Шимбә өмәсендә 9000 нән артык кеше катнашты, 100 берәмлек техника файдаланылды.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International