Айрат Хәйруллин: ”Халыкның акчасына кагылышлы һәр мәсьәлә игътибар үзәгендә булачак”

2015 елның 24 апреле, җомга
Айрат Хәйруллин идарәче компания, Бердәм –исәп хисап үзәге, җаваплы служба җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Көн кадагында Әлмәтнең торак фонды ихтыяҗларына тотылучы күрсәткечләрнең югары булу мәсьәләсе каралды. Әлеге сорау буенча эш берничә юнәлештә алып барыла. Башкарма комитет җитәкче идарәче компанияләрнең нинди чаралар күрүе белән кызксынды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рияз Комаров тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Проблемалы дип исәпләнүче 186 йортның 119 ы тикшерелгән, 65 очракта счетчикларның эшләмәве, приборларның пломбалаштырмаган яки чатнаулар булуы ачыкланган. Квартплата түләгәндә күпләр прибор учетының күрсәткечләрен язмыйлар, бу шулай ук саннарның төрле булуына йогынты ясый дип аңлатырга тырышты идарәче компания җитәкчеләре. Айрат Хәйруллин билгеләп узганча, күрсәтмәләрнең үз вакытында һәм дөрес алынуы өчен нинди генә очракта да идарәче компанияләр җавап бирә, чөнки алар коммуналь хезмәтләрне башкаручы булып исәпләнә. Счетчикларга магнит кую очракларының күп булуын исәптә тотып, магнитка каршы торучы приборлар урнаштыру күздә тотыла, аларның беренче партиясе якын көннәрдә кайтачак. Айрат Хәйруллин халыкның акчасына кагылышлы һәр мәсьәлә игътибар үзәгендә булачак дип белдерде.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International