25 апрель көнне Әлмәттә өмә узачак

2015 елның 24 апреле, җомга
Иртәгә, 25 апрель көнне гомуми шәһәр өмәсе узачак.

Санитар –экологик икеайлык кысаларында үзләренә беркетелгән территорияләрдә, парк һәм скверларда, чишмә буйларында, гараж кооперативларында тәртип урнаштыру эшенә күп кенә оешма, предприятиеләр инде күптән кереште. Бордюрларны буяу, чүп –чар түгү, агачлар утырту һәрбер урында планлы рәвештә алып барыла. Шушы көнне үк агач утырту да планлаштырыла. Бу акциядә теләгән һәркем катнаша, агач үсентеләренә заявка бирә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International