Әлмәттә май бәйрәмнәрен оештыруга багышланган киңәшмә узды

2015 елның 24 апреле, җомга
1 Май көнне Нефтьчеләр мәйданында Халыкара хезмәт көненә багышланган митинг узачак. Профсоюз коллективлары лозунг һәм плакатлар ярдәмендә хезмәт хакының лаеклы артуы өчен көрәшәчәк. Митингта 6 меңгә якын кеше катнашыр дип фаразлана. Шушы көнне ук геройлар аллеясында чәчәкләр кую, зур даталарга багышлап 56 нчы җиңел атлетика эстафетасы оештыру күздә тотыла. 1 майдан Әлмәттә парклар һәм скверлар сезоны да ачыла.

Шәһәр паркында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар 8 май көнне үк башлана. Бирегә нефть регионыннан ветераннарның килүе планлаштырыла.70 еллыкны бәйрәм итү кысаларында 22 апрельдән Россия күләмендә “Георгиевская ленточка” акциясе старт алды. Әлмәттә лентаны массакүләм тарату 1 майдан башлана. Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков сүзләренә караганда, бәйрәмнең рәсми өлеше вакытында мәйданда шашлыклар пешерү һәм сату тыела.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International