Террорга каршы комиссиянең ведомствоара киңәшмәсе узды

2015 елның 24 апреле, җомга
Бүген башкарма комитетның кече залында башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин рәислегендә ӘМР террорга каршы комиссиясенең ведомствоара киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәне ачып, Айрат Хәйруллин Яз һәм Хезмәт, 9 май бәйрәмнәренә чыгучыларның елдан – ел артуын ассызыклап, әлмәтлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, экстремистик күренешләрне булдырмау юнәлешендә барлык чараларның да күрелергә тиешлеген ассызыклады.

Бәйрәм көннәрендә иҗтимагый транспортта куркынычсызлык чаралары булдыру турында “АПОПАТ”ААҖнең баш инженеры Олег Новиков чыгыш ясады. Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча Полиция идарәсе җитәкчесенең иҗтимагый урыннарда тәртип саклау буенча урынбасары Олим Отакулов, УПТЖ ППД җәмгыятенең директор вазифаларын башкаручы Рамис Сафин, “Әлмәт – Водоканал” ААҖнең баш инженеры Яков Паймуллин һәм башкалар чыгыш ясады.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International