“Бердәм Россия” партиясенең Әлмәт бүлеге башкарка комитеты Салым декларацияләрен тапшыру вакыты 30 апрельдә төгәлләнә

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Билгеле булганча, ел башында физик затларның 2014 елгы керемнәрен декларацияләү кампаниясе башланып китте. Әгәр дә кеше ел дәвамында эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән; фатирын, бүлмә яки башка шәхси милкен саткан яки арендага биргән; лотореяда откан икән, ул салым органнарына махсус декларация тәкъдим итәргә бурычлы.

Салым декларацияләрен тапшыру вакыты 30 апрельдә төгәлләнә. Агымдагы елда бу эшчәнлеккә кушылырга тиешле физик затлар саны якынча 115 мең кеше дип исәпләнә. Узган ел исә аларның саны 114 мең булган иде.

Узган ел 83 меңнән артык татарстанлы күчемсез милек һәм транспорт чарасын сатудан кергән керемнәрен декларацияләгән. Әлеге декларацияләр буенча түләнергә тиешле салым күләме 165 миллион сумнан артык. Милекне арендага бирүдән кергән керемнәрен декларацияләү өчен салым органнарына барлыгы 5 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Әлеге төр декларацияләр буенча салым күләме 23 миллион сумм тәшкил итә.
Агымдагы елда салым декларациясе формасына үзгәрешләр кертелгән. Салым декларациясен 3-НДФЛ формасы буенча тутырырга теләүчеләр махсус компьютер программасыннан файдалана ала. Әлеге программаны Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында табарга мөмкин (www.nalog.ru), шулай ук, алар һәрбер салым инспекциясендә дә бар.

Агымдагы ел күрсәткечләренә килгәндә, татарстанлылар салым органнарына якынча 6,5 мең декларация тапшырган инде. Әгәр дә физик затлар бу эшне 30 апрельгә кадәр төгәлләми икән, алар административ җаваплылыкка тартылачак.

Тагын бер мөһим мәгълүмат: салым органнарына декларацияләрен тапшырган затлар әлеге салымны 15 июльгә кадәр түләп бетерергә бурычлы.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International