Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көне узачак

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында Татарстанда 28 апрель көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көне узачак.

Чара барлык муниципаль районнарда да Дәүләт Советы депутатлары, Конституцион суд, Пенсия фонды , Салым инспекциясе вәкилләре катнашында узачак.

Әлмәттә бушлай юридик ярдәм күрсәтү 28 апрель көнне Яшьләр үзәгендә иртәнге 9 дан 12 сәгатькә кадәр үткәрелә.

Түбәндәге телефоннар буенча алдан язылырга мөмкин:32-75-15, 32-67-95.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International