Айрат Хәйруллин велосипед белән шәһәргә рейд ясады

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
ӘМР башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәһәр һәм районның служба җитәкчеләре белән экологик икеайлык кысаларында велосипедта шәһәрнең торышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, Айрат Хәйруллин службаларга үзләренә беркетелгән территорияләрдә 1 майга кадәр тәртип урнаштыру бурычын куйган иде.

Шәһәр белән танышу барышында оешма, предприятие һәм йорт идарәләренең чисталык урнаштыруга төрлечә караулары ачыкланды. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр тарафыннан чыгарылган күләмле көнкүреш калдыклары да бу эштә зур проблемалар тудыра. Бу мәсьәләне хәл итү өчен Әлмәттә махсус чүп контейнерлары урнаштырыла. Шундый 31 мәйданчык җиһазландырылган инде, яңадан 100 дән артык пунктка контейнерлар урнаштырылачак.

Рейд барышында Бердәм агач көне көне кысаларында агач утыртылырга тиешле урыннар ачыкланды. “Бер шәһәрнең дә агач күплектән зыян күргәне юк әле,”- дип ассызыклады башкарма комитет җитәкчесе.

Игътибардан тукталыш павильоннары да читтә калмады. Тиешсез урыннарга белдерү, афиша ябыштыручылар административ җаваплылыкка тартылачак.

Дүрт сәгатьлек рейд көйләнми торган җәяәүлеләр юлларын тикшерү белән тәмамланды. Андый урыннарга Айрат Хәйруллин күрсәтмәсе буенча яктырткычлар куелачак.

Ф. Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International