ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерү буенча конкурс игълан итте

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2015-2017 елларда Татарстан Республикасында крестьян (фермерлык) хуҗалыклары базасында терлекчелек гаилә фермаларын үстерү” программасы буенча конкурс башлану турында игълан итте, диелә ведомство матбугат хезмәте хәбәрендә.

Министрлык конкурска документларны һәм заявкаларны 24 апрельдән 21 майга кадәр кабул итә. Гаилә терлекчелек фермалары җитәкчеләренә, бизнес-проектларын уңышлы яклаган очракта, дәүләт ярдәм күрсәтәчәк.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International