Айрат Хәйруллин үзидарә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Бүген Россиядә җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм яңа һәм ул өченче ел зурлап билгеләп үтелә. Әлмәттә тантаналы чара Яшьләр үзәгендә узды. Бөек Җиңүнең -70, Әлмәт районына 85 ел тулган бу елда аның әһәмияте тагы да арта.

Айрат Хәйруллин ассызыклаганча, Әлмәт районында 15 елдан артык 36 территориаль совет эшли. Җирле үзидарә хезмәткәрләре аша урыннарда бик күп мәсьәләләр хәл ителә, үзләренә беркетелгән баш предприятие белән берлектә халыкка уңайлы яшәү шартлары булдыру юнәлешендә күп эшләр башкарыла.

Башкарма комитет җитәкчесе һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп залда утыручыларга үзенең теләкләрен ирештерде. Бәйрәм чарасы югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешүчеләргә Мактау грамотлары, Рәхмәт хатлары тапшыру белән төгәлләнде.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International