Әлмәт йөзүчесе Шамил Закиров “Мастерс” категориясендә Россия чемпионы

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
17-19 апрель көннәрендә Казанда спортның су төрләре буенча “Мастерс” категориясе Россия чемпионаты узды. Чемпионатта 55 клубтан 777 спортчы катнашты. Алар арасында Әлмәттән дә 14 спортчы бар иде. Спортның су төрләре сараенда узган тантаналы чарада бик күп танылган шәхесләр катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Әлмәт йөзүчесе Шамил Закиров “Мастерс” категориясендә Россия чемпионы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International