Айрат Хәйруллин Әлмәттәге чистарту корылмалары проектын эшләү буенча киңәшмә үткәрде

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Әлмәттәге чистарту корылмаларын реконструкцияләү белән бәйле сораулар район җитәкчелеге тарафыннан беренче тапкыр гына күтәрелми. 60 нчы еллар башында төзелгән корылмалар инде сафтан чыгып бара. 2010 елда аларны алмаштыру буенча проектлар эшләнсә дә, Әлмәт Федераль программага эләгә алмады.

Бүген Айрат Хәйруллин шәхсән үзе “Әлмәт –Водоканал” ААҖ нең чистарту корылмаларын карап йөрде, суның сыйфатын тикшерү лабораториясендә булды. Башкарма комитет җитәкчесе су белән тәэмин итүдә башка шәһәрләр тәҗрибәсен өйрәнергә кушты.

Җентекләп һәм тирәнтен өйрәнгәннән соң проектны модернизацияләү яки яңасын эшләү турында карар кабул ителәчәк. Һәрбер компания төрле тәүлеклек җитештерүчәнлеге белән проектның 1-2 вариантын тәкъдим итте. Аларның һәрберсе үзенчәлекле булса да, нәкъ менә Әлмәтнең үзенә туры килә торганын сайларга кирәк. “Әгәр дә алынсак сыйфатлы , озак елларга җитәрлек итеп эшләргә кирәк,”– ди Айрат Хәйруллин.

Чистарту корылмалары буенча эшләнгән проектлар урында һәм төбәк югарылыгында өйрәнелгәннән соң гына карарлар кабул ителәчәк.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International