Әлмәттә бердәм ГТО нормаларын тапшыру көне узды

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
2014 елның март аенда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән ГТО нормаларын тапшыру традиц иясе кире кайтарылды. “Хезмәткә һәм оборонага әзер” дип исемләнгән физкультура – спорт комплексы Спорт министрлыгы тарафыннан эшләнгән күнегүләрне үз эченә ала һәм барлык укучылар, студентлар өчен дә мәҗбүри.

Бүген нефть каласының мәгариф оешмалары, мәктәпләр нормаларын бирә башладылар.

Массакүләм мәгълүмат чаралары 16 нчы мәктәптә булдылар. Озынлыкка сикерү, йөзү, йөгерү кебек физик күнегүләрдә һәр бала да бик теләп катнашты. Узган елны тапшырган ГТО нәтиҗәләре буенча алтын һәм көмеш баскычларга күтәрелүчеләр дә булган. Якынча 1300 бала үзләренең физик яктан нык булуларын күрсәтте. Студентлар һәм укучылар арасында ГТО нормаларын тапшыру дәвам итәчәк.

ГТО нормаларын тапшыруда 2016 елдан башлап халыкның бөтен категориясен дә җәлеп итү планлаштырыла. 2017 елдан башлап хөкүмәт программасына ярашлы 6-70 яшьлек барлык россияле дә ГТО нормаларын тапшырачак.

Ф. Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International