Әлмәт тәҗрибә уртаклаша

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
Бүген Әлмәт муниципаль районында РФ Оборона министры вәкилләре эш визиты белән булып китте. Әлмәт хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясен уңышлы башкаручы районнар исемлегендә. 2014 елда запаста торучы хәрбиләр арасында смотр- бәйге оештыру буенча авыл җирлекләре, оешма һәм предприятиеләр катнашында зур чара уздырылган иде. Район башлыгы карары нигезендә төзелгән махсус комиссия 12 авыл җирлеген, 47 предприятиенең эшенә бәя биргән. Комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча , 2 нче янгынга каршы хезмәт отряды һәм Иске Михайловка авыл җирлеге җиңүчеләр дип табылды.

Беренче көнне министрлык вәкиле башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин белән очрашты. Шәһәр хәрби коммиссары Ришат Сабиров Әлмәт районы һәм шәһәрендә алып барылган эшчәнлек турында тулы мәгълүмат бирде.


Ф. Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International