Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Татарстанда “Турыдан-туры түләүләр” пилот проекты тормышка ашырыла башлый
2015 елның 14 апреле, сишәмбе
Быел 1 июльдән Татарстанда РФ Социаль иминият фондының “Турыдан-туры түләүләр” (“Прямые выплаты”) пилот проекты тормышка ашырыла башлый. Нәкъ менә шушы көннән пособиеләрне эш бирүчеләр түгел, ә Дәүләт учреждениесе филиаллары — РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлекчәсе исәпли һәм акчаны турыдан-туры хезмәткәрнең банктагы счетына яки почта аша күчерә.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта әлеге фондның төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гыйззәтуллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, вакытлыча яраксызлык (больничныйлар), йөклелек һәм бала табу, йөклелекнең иртә срогында исәпкә басу, бала туган очракта, бала караган өчен, производствода зыян күргән кешегә өстәмә ял өчен түләүләр схемасы тулысынча үзгәрә. “Проектның төп максаты – эшләүче гражданнарны, алар хезмәт куя торган оешманың матди хәленә карамастан, гарантияле дәүләт пособиеләре белән тәэмин итү”, – дип сөйләде Рамил Гыйззәтуллин. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта “Турыдан-туры түләүләр” проекты илнең 10 төбәгендә тормышка ашырыла. Алар арасында Карачай-Черкес Республикасы, Түбән Новгород, Әстерхан, Курган, Новгород, Новосибирск, Тамбов өлкәләре, Хабаровск крае, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәрләре бар. Татарстан исә проектка 1 июльдән Белгород, Ростов һәм Самара өлкәләре белән бергәләп кушыла.
Рамил Гыйззәтуллин билгеләп узганча, пилот проекты барышында барлык предприятиеләр һәм оешмаларда РФ Социаль иминият фондына иминият кертемнәрен түләү системасы үзгәрә. Моңа кадәр социаль иминият фондына исәпләп чыгарылган иминият взнослары суммасы белән эш бирүче тарафыннан түләнгән пособие күләме арасындагы аерма күчерелсә, яңа схема буенча эш бирүчеләр мәҗбүри социаль иминиятнең ике төре буенча да тулы күләмдә иминият взнослары түләргә тиеш була, дип тәгаенләде ул. “Турыдан-туры түләүләр”нең өстенлеге нидә соң? Рамил Гыйззәтуллин әйтүенчә, иң беренче чиратта, пособие түләү вакыты хезмәт хакы түләү вакытына бәйле булмаячак. Икенчедән, пособиеләрне, эш бирүченең матди хәленә карамастан, түләү, шулай ук фонд тарафыннан пособиене исәпләү дөреслеге гарантияләнә. “Безгә бала карап өйдә утыручы бик күп хатын-кызлар даими рәвештә мөрәҗәгать итә. Алар үзләренең эш бирүчеләре авыр матди хәле яисә башка сәбәпләр аркасында пособиене вакытында түләми, дип зарлана. Проект эшли башлагач, мондый проблемалар булмаска тиеш”, – диде РФ Социаль иминият фондының төбәк бүлеге идарәчесе. Аның сүзләренчә, эш бирүченең эше дә җиңеләя: пособие түләмәү оешмага әйләнештәге акчасын янга калдырырга мөмкинлек бирә, 4 ФСС формасы буенча хисап төзү процессын гадиләштерә. Рамил Гыйззәтуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге республика предприятиеләренә һәм оешмаларына барып, “Турыдан-туры түләүләр” пилот проектын тормышка ашыруга әзерли торган семинарлар үткәрә.
Ул шунысына да игътибар юнәлтте: пособиеләрнең күләме дә, аларны исәпләү формуласы да үзгәрми, бары тик Социаль иминият фонды белән эш бирүче һәм иминиятләнгән хезмәткәр арасындагы бәйләнеш схемасы гына башка төрле булачак. Хезмәткәр шулай ук эш бирүчегә пособие хокукына ия булуын раслый торган документлар (эшкә яраксызлык турында кәгазь, бала туу турында белешмә яисә пособиенең төренә карап башка документлар) тапшырырга тиеш. Моннан тыш, пособие күчерелергә тиешле банк реквизитларын яки почта адресын күрсәтеп гариза язарга кирәк була. Реквизитларны дөрес күрсәтү зарур, юкса, акча счетка күчмәячәк, дип кисәтте Рамил Гыйззәтуллин. “Эш бирүче, үз чиратында, әлеге документларны, 5 календарь көннән дә соңга калмыйча, фондның төбәк бүлекчәсе филиалына тапшыра. Фонд филиалы исә исәпләп чыгарып, 10 көн эчендә хезмәткәргә пособие акчасын күчерергә тиеш була”, – дип сөйләде ул.
Әгәр документларны тутыруда хата китсә яки эш бирүче таләп ителгән документларның барысын да тапшырмаса, фондның төбәк бүлекчәсе филиалы бу турыда хәбәр итә, 5 көн эчендә хаталар төзәтелеп яки барлык кирәкле документлар тупланып кире җибәрелә. Әгәр оешмада 25тән күбәрәк хезмәткәр эшләсә, электрон белешмә реестрлары тапшырыла, ягъни гариза, белешмә, больничный кәгазе кебек документлар үзләре кирәкми.
Пособие хезмәткәргә вакытында күчерелмәгән икән, димәк, хезмәткәр банк картасы реквизитларын яисә почта адресын дөрес күрсәтелмәгән яки эш бирүче документларны һәм кирәкле мәгълүматны вакытында һәм тулы күләмдә тапшырмаган, яки больничный кәгазен тутырганда хата киткән. Бу уңайдан Рамил Гыйззәтуллин эш бирүчеләргә дә, хезмәткәрләргә дә игътибарлырак булырга киңәш итте.
Проект турындагы тулырак мәгълүмат белән www.fss16.ru сайтының “Турыдан-туры түләүләр” пилот проекты бүлегендә танышырга мөмкин.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз