Әлмәттә ТР прокуратура хезмәткәрләренең “Кызыл ромашка” иҗат бәйгесе зона ярышлары узды

2015 елның 11 апреле, шимбә
Бүген “Нефтьче” мәдәният сараенда ТР прокуратура хезмәткәрләренең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Кызыл ромашка” иҗат бәйгесенең зона ярышлары узды. Анда «Әлмәт зонасы»: Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы шәһәрләре һәм Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы район прокуратуралары хезмәткәрләре, аларның гаилә әгъзалары чыгыш ясады.

Чарада ТР прокуроры Илдус Нафиков, ӘМР башлыгы вазифаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова, “Татнефть” ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин да катнашты.
6 номинация буенча уздырылган иҗади бәйгедә гомуми команда хисабында Әлмәт прокуратурасы җиңүче дип табылды.

Бәйге лауреатларының исемнәре 4 майда билгеле булачак. Гала-концерт Габдулла Тукай исемендәге Татар филармониясе сәхнәсендә үтәчәк.

Ф.Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International