Ятим балалар хокукларын тәэмин итү өчен торак төзелеше турында Ирек Фәйзуллин тулырак сөйләде. Ул искәрткәнчә, 2015 елда 331 ятим баланы торак белән тәэмин итү каралган. Торак Татарстан Республикасы Президенты каршыдагы Дәүләт торак фонды аша бирелә.
Илдар Халиков әлеге программада катнашучы бөтен ведомстволарга да эшләрен активлаштыруны сорап мөрәҗәгать итте.
27 мартка биш баладан да артык күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча 104,2 млн сумга 37 сертификат теркәлгән.
“Парклар һәм скверлар” программасы буенча конкурс процедураларын әзерләү өчен Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсенә объектлар адреслары, мәйданнары һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслау лимиты күрсәтелгән исемлек имзаланды һәм җибәрелде. Министр сүзләренчә, исемлеккә Әтнә районыннан башка бөтен муниципаль берәмлекләр дә кертелгән, соңгысы финанслауга ризалыкны җибәрми калган. Финанслаудан башка парклар һәм скверлар программасы объектлары конкурс документларына кертелмиячәк.
Шулай ук докладлар белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов санитар-экология ике айлыгы кысаларында барысына да эшне активлаштырырга кушты. Әлеге эшкә максималь игътибар җәлеп итәргә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында нәтиҗәләрне күрсәтергә кирәк.