15 апрельдән автомобиль юлларындагы чокырларны ремонтлау эше активлаштырыла

2015 елның 10 апреле, җомга
Татарстанда автомобиль юлларында чокырларны ремонтлау эше тулы көченә бара.

Ремонт күләме зур булган участокларда юл бөтенләй ябылачак. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы әлеге эшләрне башкарырга тиешле оешмаларның техник әзерлеген һәм җиһазландырылу дәрәҗәсен тикшерә. Көннәр җылына төшкәч, юлчылар кайнар асфальтбетон файдалануга күчәчәк, нәтиҗәдә, чокырларны ремонтлау күләме сизелерлек артачак.

Әлмәттә автомобиль юлларындагы чорыкларны ремонтлау эше мартта ук башланган иде. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильвир Габдуллин сөйләде. 15 апрельдән юлларга традицион чикләүләр кертеләчәк.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International