Эшлекле душәмбе

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
Бүген башкарма комитетта гомуми шәһәр планеркасы узды. Киңәшмәне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин алып барды.

Айрат Ринатович билгеләп узганча, якын киләчәктә төп өч юнәлеш аерым игътибарда булачак. Болар - Бөек Җиңүнен 70 еллыгына әзерлек, язгы –кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыгу һәм экологик икеайлык.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Гирфанов шәһәрне чистарту һәм төзекләндерү буенча эшләнелгән һәм расланган чаралар планы белән таныштырды, экологик икеайлык барышында закон бозулар булган очракта, җирле власть органнарының административ җаваплылыкка тарту хокукы барлыгын искәртте.

“Әлмәттә тәртип урнаштыру өчен, беренче чиратта халыкның ярдәме кирәк, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.- Бу юнәлештә соңгы вакытларда бик тә актив кулланылучы “Халык контроле”, “ Халык инспекторы һәм мобиль кушымта” системаларыннан кулланырга мөмкин.”

Икайлык барышында “Татнефть” белән берлектә 16 мең агач утырту планлаштырыла. Үсентеләрнең 11 меңе урамнар һәм шәһәргә керү урыннарына, 5 меңе кварталара территорияләргә утыртылачак. 25 апрель көнне традицион рәвештә республикакүләм “Агач утырту көне” үткәреләчәк.

70 еллык әзерлек кысаларында шәһәр урамнарын бизәү, социаль реклама щитлары урнаштыру планлаштырыла.

Башкарма комитет җитәкчесе ассызыклап узганча, илдәге икътисади ситуациядән чыгып фикер йөрткәндә, язгы кыр эшләрен башкарып чыгу бик җиңелләрдән булмаячак. Шуңа да эшне грамоталы итеп оештыру мөһим.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International