Җәяүлеләр юлында юл тамгалары яңартыла башлады

2015 елның 3 апреле, җомга
Әлмәттә җәяүлеләр юлындагы юл тамгаларын яңарту билгеләнгән вакыттан иртәрәк башланды. Бу турыда карар башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин инициативасы белән кабул ителде.

Аның сүзләренә караганда, дөрес итеп җиһазландырылган җәяүлеләр юлы гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә беренче шарт булып тора.

3 апрельгә 238 юл тамгасының 17 се яңартылган. Якын көннәрдә эш Ленин урамында дәвам итә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәнче шәһәрдәге барлык юл тамгалары да яңартылып бетерелергә тиеш.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International