Әлмәттә 3302 юбилей медальләре тапшырылган

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
2015 елның 2 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре Әлмәт районында яшәүче 3302 ветеранга тапшырылган. 2 апрель көнне ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренә 130 медаль урыннарга чыгып тантаналы төстә тапшырылды. 9 Май бәйрәменә кадәр район буенча барлыгы 4021 медаль тапшыру күздә тотыла.

Район башлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International