Мин яраткан Әлмәт! Лидерлык стратегиясе һәм Горурлык.

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
Кадерле дуслар!

Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруны мина ышанып тапшыруларына төгәл бер ай булды.

Әлеге вакыт эчендә мин район һәм шәһәрнең төп эш юнәлешләре белән таныштым. Сезгә тәкъдим ителгән программаны “Мин яраткан Әлмәт! Лидерлык стратегиясе һәм Горурлык.” дип атадым. Программа авыл җирлекләре белән танышу, район активы, Әлмәт районында яшәүчеләр һәм сезнең белән аралашуга нигезләнеп әзерләнде.

Аның нигезен 3 пункт тәшкил итә.

Беренчесе. “ Мин яраткан Әлмәт!” Әлмәт районы - ул безне берләштерә. Без биредә яшибез. Ул безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез.

Икенчесе. “Лидерлык стратегиясе”. Безнең уртак максатыбыз - тормыш шартларын иң югары стандартларга җиткереп, шәһәр җирлегендә яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт өлкәләрендә лидер булу һәм башкалар.

Өченчесе. “Горурлык.” Һәрбер әлмәтле үз шәһәре, үз авылы, үз хезмәте белән горурланырга тиеш. Һәрбер кешенең туган җиренә карата мәхәббәте, биредә яшәүне яхшырак итәргә теләге булырга тиеш.

Нәкъ менә әлеге программалар призмасы аша без эшне алып барырга тиешбез! Беренче чиратта, Әлмәт районында яшәүче һәр кеше безнең планнарыбыз, эшләү логикасы, стратегия һәм өстенлекләр турында белеп торырга тиеш. Уртак эшебезгә һәркем үзеннән өлеш кертсен иде.

Айрат Хәйруллин үзенең программасында мәгариф, сәламәтлек саклау, торак –коммуналь-хуҗалык, кече һәм урта эшмәкәрлек тармаклары, гомумән район буенча эшчәнлекнең яңа формаларын киң җәелдерү буенча фикерләре белән уртаклашты.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International