Әлмәттә “Сугыш белән җәберләнгән яшьлек” дип исемләнгән велоузышка старт бирелде

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
1 апрель көнне Яшьләр үзәге каршысындагы мәйданда “Желанное” радиосының коммерция директоры Наталья Батаева инициативасы , “Бердәм Россия” партиясенең Әлмәт җирле бүлеге белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган вело узышка старт бирелде.

-Велоузыш Бөек Ватан сугышында катнашучы көчле затларыбыз - хатын –кызларга багышлана. Бүген безнең экипаж 3000 км озынлыктагы сәяхәткә кузгала. Соңгы ноктага 5 май көнне барып җителер дип планлаштырыла. Сәяхәтнең маршруты сугыш булган кала һәм авыллар аша узачак. Велоспортчыларыбызның ничек хәрәкәт итүен без “ Желанное” радиосы аша күзәтеп торачакбыз. Мин үземнең хезмәттәшләремә, иганәчеләргә, “Бердәм Россия” партиясенең Әлмәт бүлегенә олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде Наталья Батаева журналистларга биргән интервьюсында.

Экипажны олы юлга озатканда үзләрнең җылы сүзләрен ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Зәһретдинова, “Бердәм Россия” партиясенең Әлмәт бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Миннеханова да җиткерделәр.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International