Журналистлар “Нефтемаш” җәмгыятенең аккредитация узган сәнәгый мәйданы белән таныштылар

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү Татарстан хөкүмәтенең генә түгел, һәрбер муниципалитетның бурычы булырга тиеш. Республика башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов муниципалитет җитәкчеләре белән очрашу вакытында шундый бурыч куйды.

Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында рәсми рәвештә теркәлгән 6368 урта һәм кече бизнес субъекты исәпләнә. 2004 елдан эшмәкәрлек өчен эш мәйданы булдыру юнәлешендә районда планлы эшчәнлек алып барыла. 1 апрель көнне Әлмәт журналистлары аккредитация узган “Нефтемаш” җәмгыятенең сәнәгый мәйданы белән таныштылар. Сәнәгый мәйданнарны кулланырлык эшмәкәрләрне табу һәм аларның үсешен тәэмин итү катлаулы , ләкин башкарып чыгардай эш дип саный оештыручылар. Сәнәгый мәйдан 5,8 гектарлы территориядә урнашкан 29726 кв. метрны били. Бүгенге көндә әлеге урында 43 резидент эшли, аларның 19 ы җитештерү белән шөгыльләнә.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International