Айрат Хәйруллин Казанда үткәрелүче “ Энергетика. Ресурслар саклау” күргәзмәсендә катнаша

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов тантаналы төстә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә VI халыкара “Энергетика. Ресурслар саклау” күргәзмәсен ачты. Күргәзмә эшендә шулай ук ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айрат Хәйруллин да катнаша.

Рөстәм Миннеханов ачылу тантанасында билгеләп узганча, агымдагы елда күргәзмәдә 15 илдән, Россиянең 29 төбәгеннән 134 компания катнаша. Аның сүзләренчә, энергия ресурсларын саклау бизнес өчен генә түгел, бюджет учреждениеләре өчен дә бик мөһим.

1 апрель көнне “Энергия саклауның нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” дип исемләнгән XV халыкара симпозиум да уза. Чара кысаларында төрле конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, “Киләчәк бүгеннән башлана” дигән исем астында яшьләр көне уздыру планлаштырыла.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International