Татарстанда уҗымнарны тукландыру эшләре башланды

2015 елның 31 марты, сишәмбе
Татарстанда көзге культураларны эшкәртү чаралары башланды. Кырларга туфрак эшкәртүче беренче агрегатлар чыкты, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында.

Көзге чәчүлекләрнең гомуммәйданы 589,6 мең гектар тәшкил итә. Хәзергә 5,7 мең гектар мәйданда гына тукландыру чаралары үткәрелгән.

Кыр эшләрендә Азнакай районы аграрийлары лидерлык итә, анда 2,6 мең гектар мәйданга минераль ашлама кертелгән. Сарман районында 2,3 мең гектар мәйданда эшләр башкарылган, Минзәләдә – 300 га, Түбән Камада – 200 һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International