Әлмәттә партия активы белән очрашу булды

2015 елның 31 марты, сишәмбе
Бу атнада республикада алда торган сайлау кампаниясенең үзенчәлекләре уңаеннан “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекләре вәкилләре катнашында зона киңәшмәләре үтә.

30 мартта Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин партиянең җирле бүлекчәләре вәкилләре белән“Бердәм Россия” партиясенең ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан республика бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне ачканда Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясе өчен дә, башка сәяси партияләр өчен дә сайлау алды эшенең фактта инде башлануын әйтте. Ул кампаниянең быел, бигәк тә экономик җәһәттән, яңа шартларда шартларда үтүен, шунлыктан партактивтан зуррак җаваплылык, активлык таләп ителүен күрсәтте.

“Бердәм Россия”нең региональ башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев үзенең докладында партиянең финанслау механизмнары, башлангыч бүлекчәләрнең үсеше, IT-системаны модернизацияләү турында сөйләде.

Районнардан килгән вәкилләргә 1 апрельдән 15 июньгә кадәр үтәчәк ОМСУ сайлауларында күрсәтергә кандидатлар сайлап алу буенча башлангыч тәртиптә партия тавыш бирүе үткәрүнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Сайлап алучылар белән очрашулар бөтен җирлекләрдә дә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International