Икеайлык кысаларында 25 апрельдә һәм 23 майда шимбә өмәләре үткәрү планлаштырыла.

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин рәислегендә санитария-экология икеайлыгына әзерләнү һәм аны үткәрүгә багышланган киңәшмә булды.

Икеайлык кысаларында 25 апрельдә һәм 23 майда шимбә өмәләре үткәрү планлаштырыла. “Ләкин һавалар әйбәт торганда өмә 18 апрельдә үк үткәрелергә мөмкин”, - диде Айрат Хәйруллин. Ике ай срок куелуга карамастан, ул шәһәр хезмәтләре һәм предприятиеләренә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау өчен җыештыру эшләрен тизләтергә чакырып мөрәҗәгать итте.

Эшләрне нәтиҗәле һәм көйле итеп оештыру өчен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков җитәкчелегендә штаб эшләячәк. Айрат Ринатович экологик икеайлык үткәрүнең нәтиҗәлелек күрсәткече буларак җыеп түгелә торган чүп-чарның күләмен исәпкә алу зарурлыгын әйтте.

Татарстанда Парклар һәм скверлар елы үткәрелү уңаеннан быел агачлар утыртуга аеруча әһәмият бирелә. Традициягә әверелгән “Урман утырту көне” быел Әлмәттә 25 апрельдә һәм 3 октябрьдә булачак.

Экология департаменты башлыгы Илдар Зиннәтуллин игътибар ителергә тиешле проблемалы өлкәләрне телгә алды. Алар – авыл җирлекләре территорияләрендәге тиешсез чүплекләр, сәүдә нокталарына керү
урыннарының торышы, урамнардагы һәм юл буйларындагы көнкүреш чүп-чарлары, тиешсез урыннарга ябыштырылган белдерүләр, стеналардагы язулар. Илдар Зөфәрович тәртип-төзеклек кагыйдәләрен бозу фактларын ачыклау өчен департамент тарафыннан әледән әле рейдлар үткәрелеп тору турында кисәтте.

Айрат Хәйруллин эшкуарларны, студентларны матбугат чаралары аша тиешсез урыннарга белдерүләр ябыштырмаска өндәде, андый хәлләр ачыкланганда административ чаралар күреләчәк.

Әлмәтне тәртипкә китерүдә теләге булган һәркем катнаша ала. Сүз кешеләрнең шәһәрне җыештыруда һәм яшелләндерүдә турыдан-туры катнашуы турында да, экологик хокук бозулар хакында хәбәр итүе турында да бара.

Киңәшмә ахырында Айрат Хәйруллин предприятие һәм оешма җитәкчеләрен, икеайлыкка рәсми старт бирелгәнен көтеп тормыйча, шәһәрне һәм районны җыештыруда, яшелләндерүдә актив катнашырга чакырды.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International