Атналык планерка

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
Бүген район башкарма комитетында атналык планерка булды. Аны райбашкарма җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин үткәрде. Көн тәртибенә шәһәр һәм район тормышына кагылышлы актуаль мәсьәләләр куелган иде.

Планерканы Айрат Хәйруллин күңелле хәбәрдән башлады: 2014 елда “Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты” конкурсында Әлмәт шәһәре беренче категорияле шәһәрләр конкурсында 2нче урын алган һәм 2нче дәрәҗә дипломга лаек булган.

Шулай ук санитария икеайлыгының якынлашуы турында белдерелде. Райбашкарма җитәкчесе вазифаларын башкаручы шәһәр предприятиеләрен һәм оешмаларын аңа әзерләнү һәм үткәрүгә җаваплы карарга чакырды. Айрат Хәйруллин әйтүенчә, куелган бурычларны башкарып чыгу өчен барлык административ һәм техник ресурслар бар. 1 майга шәһәрне һәм районны тәртипкә китерергә кирәк.

Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы электр энергиясе, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү буенча гомумйорт хаҗәтләре өчен түләү арту проблемасын тагын искә төшерде. Узган атнада ЕРРЦ эше белән танышканда кешеләрнең төп зары гомумйорт хаҗәтләре өчен түләүгә бәйле булган. Айрат Хәйруллин бу юнәлештә эшне көчәйтергә йөкләде, моның өчен тиешле хезмәтләрнең, йорт өлкәннәренең һәм яшәүчеләрнең үзләренең бергә килешеп эшләүләре кирәк.

Районда республика программасы кысаларында парклар һәм скверларны төзекләндерү эше дәвам итә. Айрат Хәйруллинның парклар шәһәр кешеләренең теләп ял итә торган урыны булырга тиеш дип кат-кат әйткәне бар, ул шәһәр кешеләрен аларны төзекләндерүдә катнашырга, тәкъдимнәре һәм теләкләре белән уртаклашырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International