«Татнефть» «ЮВТ-Авиа» авиакомпаниясен булдырды

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
“Бөгелмә” аэропортын алу белән “Татнефть” авиакомпания булдырды һәм “ЮВТ-Авиа” ҖЧҖ итеп теркәде.

Интерфакс белдергәнчә, яңа компаниянең устав капиталы 25 млн сум тәшкил итә. «ЮВТ-Авиа» директоры итеп Петр Трубаев билгеләнде, ул элек “Ак Барс Аэро” ҖЧҖ ен җитәкләгән.

Искәртеп узабыз, рейсларга ихтыяҗ булмау һәм рубль курсы төшү сәбәпле, Росавиация 13 гыйнвардан «Ак Барс Аэро» эксплуатант сертификатын туктатты. Хәзер компания банкротлык дәрәҗәсендә.

Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручыы Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Кама аръягын уңайлы транспорт узелы белән тәэмин итү максатыннан авиакомпания булдыру - аның һәм “Татнефть” җитәкчелегенең уртак инициативасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International