Айрат Хәйруллин ТР муниципаль районнары белән республика киңәшмәсендә катнашты

2015 елның 28 марты, шимбә
Әлмәт районы җитәкчелеге район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә ТР муниципаль районнары белән республика киңәшмәсендә катнашты. Аны ТР президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов үткәрде.

Көн тәртибенә биш актуаль мәсьәлә куелган иде. Торак һәм социаль объектлар төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыру шуларның берсе булды. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үзенең докладында республиканың төрле районнарындагы аерым әһәмияткә ия булган паркларны, шул исәптән Әлмәттәге Шәмсенур чишмәсе территориясен телгә алды.

Министр докладының икенче өлеше торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүгә һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга багышланды. Иң актуаль, кичектергесез мәсьәлә – идарәче компанияләрнең лицензия алуы, аның срогы 1 апрельдән чыга. Әлмәт районындагы 24 идарәче компаниядән 20се лицензиягә заявка тапшырган. Хәл үзгәрмәгән очракта, лицензиясез компанияләрнең йортлары лицензияле компанияләргә тапшырылачак.

Министрлыкны борчыган тагын бер мәсьәлә – ТКХ хезмәтләре өчен түләү. Былтыргы белән чагыштырганда хәлләр начарлана төшкән.

Өченче мәсьәлә бөтен республика белән бергә Әлмәт районы өчен дә актуаль – ул гомумйорт ихтыяҗларын исәпләү. Соңрак бу мәсьәләне Айрат Хәйруллин Әлмәттәге ресурс бирүче һәм идарәче компанияләр белән бергә тикшерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы бу юнәлештә бергәләп һәм нечкәләп эшләргә кирәклеген әйтте.

Утырышта шулай ук юл төзү программасын тормышка ашыру, 2015 елда республикада вузларга максатчан кабул итүне оештыру һәм азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Региональ үзәкнең прогнозлары өметле булуга карамастан, Айрат Хәйруллин райондагы тиешле хезмәтләр җитәкчеләренә төп продуктларга бәя сәясәтен контрольдә тотуны һәм күзәтеп торуны йөкләде.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International