Айрат Хәйруллин: “Бурыч, намус, Ватанга хезмәт итү – хәрби хезмәткә менә шулар дәртләндерә”

2015 елның 27 марты, җомга
ӘМР башкарма комитетының зур залында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин 1 апрельдән хәрби хезмәткә чакыру башлануын хәбәр итте, уртак тырышлык белән бу бурычның уңышлы үтәләчәгенә ышаныч белдерде.

2014 елда хәрби хезмәткә көзге чакыру йомгаклары һәм 2015 елгы язгы чакыруга әзерлекнең барышы турында РТ хәрби комиссариатының Әлмәт бүлеге башлыгы Ришат Сабиров чыгыш ясады. Күрелгән чаралар нигезендә көзге чакыру уңышлы үтәлгән, хәрби хезмәткә барлыгы 231 кеше озатылган. Шәһәр һәм районның баш хәрби комиссары Әлмәттә хәрби-патриотик эшнең даими алып барылуы, шул исәптән предприятиеләр һәм оешмаларда, уку йортларында һәм авылларда егетләрне хәрби хезмәткә тантаналы озату оештырылуын әйтте.

Аннары Мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары Людмила Крафто һәм балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Валентина Фефелованың чыгышлыры тыңланды.

Ахырда Айрат Хәйруллин муниципаль район чакыру комиссиясенең гражданнарны хәрби хезмәткә 2015 елгы язгы чакыру үткәрүне тәэмин итү буенча бурычларына тукталды.

- Бурыч, намус, Ватанга хезмәт итү – хәрби хезмәткә менә шулар дәртләндерә, диде ул. – Уку йортларында бигрәк тә хәрби-патриотик тәрбиягә – яшьләрдә гражданлык хисе, патриотизм тәрбияләүгә, профессиональ әһәмияте булган сыйфатлар формалаштыруга аеруча игътибар бирергә кирәк. Шулай ук ГТО нормаларын тапшыруга җаваплырак карарга кирәк, ә иң мөһиме – яшьләрне армия хезмәтенә әхлакый тәрбияләү. Әлмәт егетләре, лаеклы хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтсыннар өчен һәммәсен дә эшлик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International