Әлмәттә 2014 ел йомгаклары буенча спорт кичәсе булды

2015 елның 27 марты, җомга
27 мартта Әлмәттә иң яхшы спортчыларны, тренерларны, укытучыларны һәм спорт эшлеклеләрен хөрмәтләү кичәсе булды. 2014 ел йомгаклары буенча бүләкләр тапшыру тантанасында ӘМР башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова катнашты. Ул Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин исеменнән спортчыларга югары уңышлары өчен рәхмәт белдерде. “Татнефть” компаниясе, муниципалитет җитәкчеләренең ярдәме белән районда 586 спорт объекты эшләп тора, - диде ул. – Шулкадәр спорт корылмалары булу спортның 50дән артык төрен үстерергә мөмкинлек бирә, анда 67 меңнән артык кеше шөгыльләнә”.

Кичәдә “2014 елның яшь өметләре”, “2014 елның иң яхшы командасы”, “Спортта озын гомер”, “2014 елның иң яхшы физкультура укытучысы”, “2014 елның иң яхшы спортчысы”, “2014 елның иң яхшы тренеры” һ.б. номинацияләрдә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International