Айрат Хайруллин: “Әлмәт районының киләчәге һәркайсыбызның нәтиҗәле һәм намуслы эшләвеннән тора”

2015 елның 27 марты, җомга
Әлмәттә райбашкарма җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин рәислегендә ӘМР башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды.
Утырышның төп темасы төрле юнәлешләрдә антикоррупцион сәясәткә йомгак ясау һәм 2015 елга бурычлар билгеләү иде.

Хокук саклау органнарының коррупциягә каршы тору эше турында шәһәр прокуроры Рафаэль Шакиров сөйләде. Әлмәттә коррупциягә бәйләнешле хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча планлы эш алып барыла. Р.Шакиров шулай ук 2014 елда Әлмәт районы муниципаль хезмәткәрләрен реаль җавапка тарту очракларын да телгә алды. Былтыр коррупциягә каршы тору өлкәсендә 250 хокук бозу очрагы ачыкланган, гаеплеләр төрлечә җаваплылыкка тартылган. Рафаэль Шакиров, шуңа да карамастан, ел саен бер үк төрле хокук бозулар кабатлануын, шуңа күрә хокук бозучыларга карата катырак чаралар кулланырга кирәклеген әйтте.

Прокурор сөйләгәннәрне шәрехләп, Айрат Хәйруллин эшчәнлекләрен намуссыз алып баручы хезмәткәрләрдән арынырга кирәклеген ассызыклады: “Әлмәт районының киләчәге һәркайсыбызның нәтиҗәле һәм намуслы эшләвеннән тора”, - диде ул.

2014 елда Әлмәт районында коррупциягә каршы тору сәясәте чараларын гамәлгә ашыру турында комиссиянең секретаре, Оештыру ягыннан тәэмин итү, контроль һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе җитәкчесе Флүс Гарипов та хисап тотты.

Райбашкарма җитәкчесе вазифаларын башкаручы бу юнәлештә эшне алга таба дәвам итәрәгә, шулай ук бу эшкә гражданлык җәмгыяте институтларын тартырга, аларны коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрендә хакимиятнең ярдәмчеләре итәргә йөкләде.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәфыйк Сафин Палатаның муниципаль милектә булган җир участокларын һәм башка күчемсез милекне арендага бирү эшчәнлеге белән таныштырды.

Киңәшмә ахырында Айрат Хәйруллин Әлмәт районында коррупция дәрәҗәсен киметүгә булышлык итәрдәй чаралар турында комиссия әгъзаларының фикерләрен тыңлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International