Татарстанның муниципаль районнарында рәсмиләштерелмәгән мәшгульлекне киметү һәм мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият взнослары керүне арттыру турында видеоконференция

2015 елның 27 марты, җомга
Бүген хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә оештырылды. Анда ТР районнарының башкарма комитетлары, Федераль салым хезмәте идарәсенең территориаль органнары, Пенсия фонды бүлекчәләре, социаль иминиятләштерү фонды идарәләре, Федераль миграция хезмәтенең республика идарәсе, мәшгульлек идарәләре җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибенә Татарстанның муниципаль районнарында рәсмиләштерелмәгән мәшгульлекне киметү һәм мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият взнослары керүне арттыру мәсьәләсе куелган иде. РФ Административ хокук бозулар кодексына хезмәт законнарын бозган өчен җаваплылыкны көчәйтү турында шушы ел башыннан кертелгән үзгәрешләр турында муниципалитетларның тагын бер кат исләренә төшерделәр.

Әлмәт районында 27 мартка 1770 хезмәт договоры һәм эш хакын арттыру турында өстәмә килешүләр төзелгән. 45-50-09 кайнар линиясенә гражданнар 14 тапкыр мөрәҗәгать иткән, шуларның 4есе хезмәт законнары нормаларын бозу, 10ысы эш хакын вактында түләмәү турында.

Шул вакыт эчендә рәсмиләштерелмәгән мәшгульлекне киметү һәм мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият взнослары керүне арттыру комиссиясе урыннарга барып 9 рейд үткәргән, 43 сәүдә ноктасын тикшергән. Хезмәт законнарын бозуның 18 очрагы ачыкланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International