Кешеләргә куркыныч тудыручы иясез этләр саны кимиячәк

2015 елның 27 марты, җомга
Әлмәт районында иясез этләрнең кешеләргә һөҗүм итү очраклары ешайды. Мондый хәл бик күпләрне борчый. Эт көтүләре балаларны гына түгел, олыларны да куркыта.

Атналык планеркада район баәшкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин ТКХ департаментына сәламәтлек саклау идарәсе белән бергәләп хәлне анализлауны йөкләде. Бүгенге көндә махсус хезмәтләр тарафыннан шәһәр территориясендә һәм хосусый секторда хуҗасыз этләрне тоту бара. 26 мартта 35 шундый эт тотылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International