ТР районнары белән республика программалырын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында видеоконференция

2015 елның 27 марты, җомга
26 мартта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында министрның беренче урынбасары Алексей Фролов җитәкчелегендә республиканың муниципаль районнары белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрелде.

Анда парклар һәм скверлар программасын гамәлгә ашыру турында эксплуатация һәм ТКХ программаларын гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров доклад ясады. Ул үзенең чыгышында программаны гамәлгә ашыру схемасы турында сөйләде, шулай ук 20 апрельгә кадәр әзерлек чараларын төгәлләргә кирәклеген әйтте. Шуннан соң муниципаль берәмлекләрдә объектларда эш башлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International